Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге каршында оешкан «Пар канатлар» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы Чалтаймас авылында узды. Бу чараны оештыручылар үзләренең яртысын эзләүчеләр өчен чын-чынлап өй шартлары тудырганнар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 1-10 октябрь көннәрендә, шулай ук «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында район башлыгы Марат Ринат улы Гафаров Нина Иван кызы һәм Николай Ильич Храмовларны, Евгений Михайловна һәм Михаил Ананьевич Шленскихларны, Эльза Федоровна һәм Александр Николаевич Синдюковларны Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегендә яшәүчеләр котлады.
2019 елның 10 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «1 нче Лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары» белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданин шәхесен таныклаучы документ-паспорт. 2019 елның 10 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
2019 нчы елның 10 нчы октябрь көнендә ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында 14 яше тулган түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.
Бадретдиновлар гаиләсендә зур шатлык – 2019 нче елның 27 нче сентябрь көнне уллары Усман дөньяга аваз салды. Айдар белән Гөлназ гаиләсендә ул алтынчы бала.
Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. Ул Азат һәм Резеда Мугиновлар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Аиза дигән матур исем бирделәр.
2019 елның 10 октябрендә Бөтендөнья кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алты искиткеч чибәр кыз бала тууы теркәлде. Аларга Станислава, Әминә, Виктория, Маргарита, София һәм Екатерина исемнәре бирелде.
ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Кобелев Игорь Гелиевич, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, районның «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Харисова Гөлгенә Рафаил кызы котлау сүзләре ирештерде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары А.Р. Хәбибуллин, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы урынбасары А.И. Галәветдинов, «Ныклы гаилә» федераль партия проекты Иҗтимагый советы әгъзалары, урыннарда – республика муниципаль берәмлекләренең ГХАТ идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты.