Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
2019 елның 11 нче октябрь көнендә ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Закирова Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен əңгəмə рəвешендə дəрес үткәрде. Очрашу Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең консультатив-диагностика бүлегендә узды (хатын – кызлар консультациясе).
Арча муниципаль районының авыл җирлекләрендә, 2019 елның 1 октябреннән башлап, алтын, зөбәрҗәт, сапфир юбилярларнын өйләренә барып котлау оештырылды. Матур традициягә әйләнгән бу чара, шул исәптән өлкәннәр көненә дә туры китерелде.
Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге каршында оешкан «Пар канатлар» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы Чалтаймас авылында узды. Бу чараны оештыручылар үзләренең яртысын эзләүчеләр өчен чын-чынлап өй шартлары тудырганнар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 1-10 октябрь көннәрендә, шулай ук «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында район башлыгы Марат Ринат улы Гафаров Нина Иван кызы һәм Николай Ильич Храмовларны, Евгений Михайловна һәм Михаил Ананьевич Шленскихларны, Эльза Федоровна һәм Александр Николаевич Синдюковларны Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегендә яшәүчеләр котлады.
2019 елның 10 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «1 нче Лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары» белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданин шәхесен таныклаучы документ-паспорт. 2019 елның 10 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
2019 нчы елның 10 нчы октябрь көнендә ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында 14 яше тулган түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.
Бадретдиновлар гаиләсендә зур шатлык – 2019 нче елның 27 нче сентябрь көнне уллары Усман дөньяга аваз салды. Айдар белән Гөлназ гаиләсендә ул алтынчы бала.
Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. Ул Азат һәм Резеда Мугиновлар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Аиза дигән матур исем бирделәр.