ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Баласыз  дөнья – өмет  һәм  киләчәксез  дөнья. Балалар  һәр  йортка  бәхет  һәм  шатлык  алып  киләләр, әти-әниләрнең  тормышын  җылылык  һәм  яктылык  белән  тулыландыралар. Фәйзуллин  Илһам  һәм  Гөлназ  гаиләсе  дә  бәхет- шатлык  белән  күмелде,  алар  күпбалалы  әти-әни  булдылар.  2019  нчы  елның  14  нче  октябрендә  өченче  нәниләре- уллары  Адим  дөньяга  аваз  салды.

2019 елның 14 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Килди авыл җирлегендә Панферовлар гаиләсе Иван улы Юрий һәм Алексей кызы Евдокияне, Ямбулат авыл җирлегендә Киселевлар гаиләсе Степан улы Александр һәм Федор кызы Галинаны бриллиант туйлары белән котладылар.


12
октябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 12 октябрьдә Кама Тамагы  МР ГХАТ бүлегендә Алексей һәм Дарина Емелинарның гаиләсе туды.

12 октябрь көнне ГХАТ бүлеге белгечләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган агач утыртуда актив катнаштылар. Бөгелмәдә беренче массакүләм агач утырту 5 октябрьдә узды.

2019 елның 12 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.

Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә аерылышу очракларын киметүмаксатыннан, шимбә көнне, үз никахларын өзү турында уртак карар кабул иткән гаилә парлары өчен клиник гаилә психологының кабул итүе оештырылды.

2019 елның 11 октябрь аенда, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 20нче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Сальдиванов Александр Юрий улы һәм Александра Владимир кызы гаиләсендә булды.

Менделеевскида «Агач утырту» акциясе узды. Ул шәһәрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә яңа импульс бирәчәк.  Активистлар шәһәрнең яшеллек мәйданнарында 700 дән артык агач утырттылар.  


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Кечкенә принцессларның да бәйрәме бар, һәм ул ел саен 11 октябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара кызлар көне (International Day of the Girl Child) БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2011 елның декабрендә игълан ителгән иде. Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда яңа туган Изабелла Маркелованың тантаналы чыгарылышы узды.

2019 елның 11 октябрендә шәхси гомуми белем бирү учреждениесе базасында заманча «үсеш» модульле Узәге педагогик хезмәткәрләр өчен «Тулы булмаган гаиләләр проблемалары, балаларның психик бозылуының чагылышы буларак, педагоглар өчен практик тәкъдимнәр». Чарада Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International