2020 нче елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре һәм психологы, табиб акушер-гинекологлар катнашты.
Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген 3 яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.
13 февраль көнне 21 сәгать 17 минутта Казан шәһәрендә ирле-хатынлы Татьяна һәм Михаил Старшининнарның беренче балалары, Илья исемле малайлары туган. Сабый һәм аның әнисе үзләрен яхшы хис итә һәм өйгә кайтуны зарыгып көтәләр.
2020 елның 13 февралендә «Нур» яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Пар канат» конкурсы узды. Чараны «Мизгел» милли мәдәният клубы уздырды. Бәйге татар телендә үткәрелә.
2020 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 11 яшь Россия Федерациясенең паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Бала туу-һәрвакыт шатлык, бу көннән яңа тормыш башлана, тулы мәшәкать, һәм бер үк вакытта зур бәхет – әти-әни булу. 13 февральдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Чистай бала тудыру йортында 2020 елда йөзенче бала булып туган Глеб исемле малайны тантаналы рәвештә чыгару булды.
Тәтеш районы Алабирде авылында яшәүче Әлфинур Кашап кызы һәм Сафиулла Хөснулла улы Гайфуллиннар бергә гомер итүләренең матур 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
2020 елның 12 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар һәм 40 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.
2020 елның 11 февралендә Айзиләне Сарман балалар тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгарылуы булды. Сарман районының Әлмәт авылында яшәүче Илдар һәм Зилә Салиховларның гаиләсендә ике малайдан соң өченче бала булып кызлары Айзилә дөньяга килде.
Быел республикабыз бер гасырлык тарихын күзаллый. Мамадышлыларның да, үз чиратында, гаилә тарихларын искә төшереп, гаилә альбомнарын актарып чыгарга мөмкинлекләре бар. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Мамадыш-информ» җирле ММЧ белән берлектә архивта сакланган фотографияләргә багышланган конкурс игълан итә. Яңа тормыш, яңарыш һәм яшьлек чоры, нәфис хатын-кыз заты, ана-бала мәхәббәте белән охшаш яз айлары алдыннан башланучы әлеге бәйгенең исеме дә бик күркәм – «Әниләр һәм бәбиләр».