Сарман районы бала тудыру йортында яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

2020 елның 11 февралендә Айзиләне Сарман балалар тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгарылуы булды. Сарман районының Әлмәт авылында яшәүче Илдар һәм Зилә Салиховларның гаиләсендә ике малайдан соң өченче бала булып кызлары Айзилә дөньяга килде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова үзенең һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Салиховларга иң изге теләкләрен җиткерде. Аларга туу таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын һәм бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк комплектын тапшырды.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Салиховларның туганнары һәм якыннары да  изге теләкләргә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International