Мамадышлыларның гаилә тарихларын искә төшереп, гаилә альбомнарын барлап конкурста канташырга мөмкинлекләре бар

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Быел республикабыз бер гасырлык тарихын күзаллый. Мамадышлыларның да, үз чиратында,  гаилә тарихларын искә төшереп, гаилә альбомнарын актарып чыгарга мөмкинлекләре бар. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Мамадыш-информ» җирле ММЧ белән берлектә архивта сакланган фотографияләргә багышланган конкурс игълан итә. Яңа тормыш, яңарыш һәм яшьлек чоры,  нәфис хатын-кыз заты, ана-бала мәхәббәте белән охшаш яз айлары алдыннан башланучы әлеге бәйгенең исеме дә бик күркәм –«Әниләр һәм бәбиләр». 

Бәйгегә яшьлек чорларында ана һәм бала төшкән аклы-каралы  фоторәсемнәр кабул ителә. Конкурсның нәтиҗәләре «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында үтүче «Әниләр һәм бәбиләр» исемле республика фестивалендә 25 нче февраль  көнне район мәдәният йортында  игълан ителәчәк.

Барлык фоторәсемнәр дә мәдәният йортының фойесында күргәзмәдә урын алачак. Шулай ук алар булачак «Әниләр музее» өчен дә кыйммәтле экспонатлар булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International