Тәтеш районы Алабирде авылында яшәүче Әлфинур Кашап кызы һәм Сафиулла Хөснулла улы Гайфуллиннар бергә гомер итүләренең матур 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Аларның олы мәхәббәте һәм гаҗәеп язмышы нигезе булып аларның 3 балалары, дүрт оныклары, сигез оныкчыклары тора.
Әлеге истәлекле көндә юбилярларга балалары, оныклары матур теләкләрен җиткерделәр, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Р.И. Хәкимов, район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы, озын гомер, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләп, истәлекле сувенир тапшырды.