Яр Чаллының 40 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның 12 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар һәм 40 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда 42 740 ана капиталы сертификаты бирелгән, 36 068 гаилә 13,9 млрд.сумнан артык акча белән файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International