ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Козловларны «Алтын» гаилә юбилейлары белән котлады.

Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.П. Буланова, РҮХнең баш табибы урынбасары Гришина Л. А., бала тудыру бүлеге мөдире катнаштылар. Төп сораулар-бала тууны максималь кыска вакыт эчендә теркәү, бала тудыру йорты бинасында тууны дәүләт теркәве мәсьәләләре.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген «Яңа башлаучы дәүләт хезмәткәре» квалификация күтәрү программасының өченче модуле кысаларында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

2020 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова ГХАТ Идарәсенең 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән бу шатлыклы вакыйга-сабыйның тууы белән чын күңелдән котлаулар кабул итәләр. Барысына да ГХАТ бүлегенең матур открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырыла.

Тукай районында «чәк-чәк шоу» конкурсының сайлап алу туры узды. Бу-милли ризык әзерләү конкурсы, анда ризыкның бизәлеше, тәме исәпкә алына. Шулай ук остазның пөхтә кыяфәте, үз эшләнмәләрен тәкъдим итә белүе мөһим.


9
февраль, 2020 ел
якшәмбе

100 ел дәвамында ГХАТ Россия Федерациясенең иң мөһим дәүләт структураларының берсе булып тора. Күп еллар уңышлы эш алып барыла, ана (гаилә) капиталы средстволарын максатсыз сарыф итүне булдырмау максатыннан, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү фактлары турында белешмәләр бирү, уллыкка алынуны һәм чикләү, ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру буенча тантаналы чаралар даими үткәрелә.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

2020 елның 8 февралендә Бөтен ил буенча зур кышкы бәйрәм – «Россия чаңгы юллары – 2020» узды. Аксубай районында бу көнне 5 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге 3500дән артык кеше чаңгыга басты. Спорт программасында төрле төркем катнашучылар өчен йөгерү каралган иде.

2020  елның 8  февраль көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  беренче  парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар-  Актаныш авылы яшьләре Мингазов Инсаф Фидаил  улы һәм Сабирова Резеда Рафис кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады.

2020 елның 8 февралендә ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә беренче «король» игезәкләре теркәлде. «Король» игезәкләре – күп кенә ата-аналар өчен көтелгән ир һәм кыз бала. Менә Нурия һәм Артур Садыйковлар гаиләсендә дә могҗиза булды: кыз һәм малай дөньяга аваз салды – сабыйлар ике минут аерма белән тудылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International