Барысы да чаңгыга!!!

2020 елның 8 феврале, шимбә

2020 елның 8 февралендә Бөтен ил буенча зур кышкы бәйрәм – «Россия чаңгы юллары – 2020» узды. Аксубай районында бу көнне 5 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге 3500дән артык кеше чаңгыга басты. Спорт программасында төрле төркем катнашучылар өчен йөгерү каралган иде. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге чаңгы эстафетасына тулы составта кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International