Чистай шәһәрендә Галиевлар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән бу шатлыклы вакыйга-сабыйның тууы белән чын күңелдән котлаулар кабул итәләр. Барысына да ГХАТ бүлегенең матур открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырыла.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Галиевлар гаиләсе шундый гаиләләрнең берсе булып тора. Гаилә башлыгы Галиев Радик Ринат улы бишенче бала – Саида исеме сирәк булган кызы барлыкка килүгә чиксез шат.

Бәхетле әтигә истәлекле бүләк тапшырылды, шулай ук аның адресына Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән җылы теләкләр яңгырады.

Хәзерге вакытта, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, демографик күрсәткечләрне яхшырту өчен, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне пропагандалау аерым әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International