Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2020 нчы елның беренче пары тантаналы төстә теркәлде

2020 елның 8 феврале, шимбә

2020  елның 8  февраль көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  беренче  парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар-  Актаныш авылы яшьләре Мингазов Инсаф Фидаил  улы һәм Сабирова Резеда Рафис кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады.

Ә иң зур бүләк Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан истәлек  билгесе, буләк һәм чәчәкләр бәйләмен яшь парыбызга район Башкарма комитеты җитәкчесе И.И.Габдулхаев һәм  район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева тапшырып үттеләр. Алар Мингазовлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International