2020 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова ГХАТ Идарәсенең 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.
Хисап чорында Әлмәт муниципаль районында 7 меңгә якын гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве үткәрелде, 12641 юридик яктан әһәмиятле эш башкарылды (үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү, кабат документлар бирү). Мондый документларның күпчелеге артында бер генә түгел, ким дигәндә ике катнашучы торуын исәпкә алсак, ЗАГС идарәсенә бер ел эчендә 45 меңгә якын граждан мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итте Гүзәл Әмирова.