2020 елның 8 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Яр буе» паркында кышның иң масштаблы спорт вакыйгасы — «Татарстан чаңгы юллары-2020» узды, ул агымдагы елның өч юбилей датасына: ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Яр Чаллы шәһәренә шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышланган иде.
Россиядә 38 нче тапкыр «Россия чаңгы юллары» массакүләм спорт ярышы үткәрелә. Быел «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә. Ел саен аңа безнең район халкы да кушыла. Спорт дәрте һәм яхшы кәефне табигать тә тудырды-ниһаять, кышның чын сафлыгын тойдык. Танай урманына чаңгыда кайтырга сәбәп нәрсәдә?
2020 елның 8 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән «коучинг» форматында очрашу булып узды.
07.02.2020 елда Әлмәт районы Пенсия фонды идарәсендә 2019 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе Пенсия фонды Идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел саен, традиция буенча, икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатларын тапшыру буенча тантаналы чаралар үткәрелә.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә укучылар өчен Ачык ишекләр көне узды. Очрашу ГХАТ бүлеге һәм архив буенча экскурсия белән башланды.
2020 нче елның 7 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак әниләр өчен инфорокурс үткәрделәр.
2020 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Камалтынов Юрий Зимелевич катнашында Аксубай муниципаль район Советының 34 хисап утырышында район өчен мөһим мәсьәләләр, шул исәптән муниципаль берәмлекнең гаилә-демографик хәле турында да күтәрелде. Аларны хәл итү максатлары һәм юллары билгеләнде.
Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авыл җирлеге сәркәтибе Әхмәтҗанов И.Р. Шура авылында яшәүче Нигматуллиннар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котлады.
2020 нче елның 6 нчы февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбе укучылары өчен «Гаилә дәресләрен» үткәрде. Дәрес ГХАТ бүлеге бинасы буенча экскурсия белән башланып китте.
Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген ике яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.