Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә укучылар өчен Ачык ишекләр көне узды. Очрашу ГХАТ бүлеге һәм архив буенча экскурсия белән башланды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова укучыларга ТАССРның 100 еллыгы, районның 90 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы турында сөйләде. Шулай ук укучыларны РФ һәм ТР Гаилә Кодексы белән таныштырды, ЗАГС бүлегенең гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге эшчәнлеге, бүлек тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Балаларны статистик саннар, районда демография торышы, кияү һәм кәләшләрнең яше, яңа туган балаларның популяр исемнәре кызыксындырды.