ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Урыссу бала тудыру йортында тантаналы чара узды. 2020 елда Урыссу бала тудыру йортында туган беренче  сабыйны чыгардылар.  Линар һәм Айгөл  Мортазиннар гаиләсендә әлеге бала көтеп алган беренчеләре. Яңа туган нарасыйга Амаль дип исем кушканнар.

Урыссу бистәсендә яшәүче Зәния апа белән Миргасим абый  һәм Насыйровлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар шушы көннәрдә үзләренең бриллиант туйларын уздырдылар.

2020 елның 6 февралендә Чистай шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга куелган бурычлар буенча киңәшмә уздырылды. Әлеге чарада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре дә актив катнашты.

2020 елның 6 февралендә «Татар радиосы Яр Чаллы» туры эфирында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова чыгыш ясады.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 5 февраль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 20 гыйнвар көнне Зиннуров Марат Анатолий улы һәм Динә Рөстәм кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тамерлан исеме кушылды.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Үрнәк авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Рәфкать  Хөрмәт улы һәм Нурания Вагыйз кызы Файзуллинарны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котларга Арча муниципаль районы Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И.Р. килде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады.   Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 17 бала бүләк итте. Туган  баланың  – 7-се  кыз бала,  10-сы малайлар.

         2020 нче елның 4 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 73 нче балалар бакчасында «Минем яраткан гаиләм» дигән темага дәрес үткәрделәр.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Елның беренче аенда район ЗАГС бүлегендә яңа туган 12 бәби теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан өч мәртәбә күбрәк. Бәбиләрнең 7 се малай, 5 есе кыз.

Алексеевск муниципаль районы башлыгыннан  тантаналы рәвештә беренче теркәлгән никахлашучыларга бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International