Күпербаш мәдәният йортында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Тәлгать Бари улы һәм Фәния Миңнебай кызы Гыймадиевлар, Габдулла саф улы һәм Кадрия Сафар кызы Сафиннар, Илгиз Хәким улы һәм Рая Хәйби кызы Тимашевлар 53 ел бергә гомер итәләр.
Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 18 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 11 – малайлар, 7 – кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 8 – икенче, 2 – өченче булып , 2 – дүртенче булып туды.
Туй көне теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн. Кагыйдә буларак, яшьләр аңа берничә ай алдан әзерләнә башлыйлар һәм беренче хәл итәргә кирәк нәрсә - туй датасы. 2020 ел «матур» даталарга бай, алар никах теркәү таныклыгында гына түгел, ә озак елларга яшьләр хәтерендә дә калачак.
Кышын беренче аенда Бөгелмә районында 67 бала дөньяга килде. Малайлар бераз күбрәк – 35әү, 32 кыз бала туган. Яңа туган балаларның иң зур гәүдә авырлыгы 4444гр, ә иң кечкенәсе – 2160гр. 11 гаиләдә өченче бала туган.
Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Артем һәм Елена Антоновларның дүртенче балалары – кызлары Милана дөньяга килде. Әниләре белән сөңелләрен өйдә апасы һәм ике абыйсы көтә икән. Бәбине танталы рәвештә өйгә заттылар.
2020 елның 1 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Шакирҗановлар Рафис Хәкимҗан улы һәм Рузалия Әхәт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
1 февральдә Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды. Ирле-хатынлы Алевтина Андреевна һәм Борис Яковлевич Безлепкиннар үз гаиләләренә нигез салынуның 60 еллыгын билгеләп үттеләр.
2020 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» ндә яшь парлар белән очрашу булып узды.
2020 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Красновлар Михаил Михайлович һәм Наталья Васильевнаны 50 яшьлек юбилее белән котладылар.
2020 нче елның 1 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән практик дәрес форматында очрашу булып узды. Яшь парлар үзләрен борчыган темалар турында фикер алыштылар һәм учреждение белгечләренә сораулар бирделәр.