Әлмәт шәһәрендә 200 бала туган

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елның 5 февраль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 20 гыйнвар көнне Зиннуров Марат Анатолий улы һәм Динә Рөстәм кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тамерлан исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың  беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International