2020 елның 6 февралендә «Татар радиосы Яр Чаллы» туры эфирында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова чыгыш ясады. Бер сәгать дәвамында радиотыңлаучылар сораулар бирделәр, ГХАТ Идарәсенең эшчәнлеге, демографик хәл һәм шәһәребез тормышындагы вакыйгалар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.