Күпербаш мәдәният йортында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Тәлгать Бари улы һәм Фәния Миңнебай кызы Гыймадиевлар, Габдулла саф улы һәм Кадрия Сафар кызы Сафиннар, Илгиз Хәким улы һәм Рая Хәйби кызы Тимашевлар 53 ел бергә гомер итәләр.
Алтын юбилярларны котларга балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре, шулай ук мактаулы кунаклар килде. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Р. Мөхетдинов Арча муниципаль районы башлыгы И.Г. Нуриевның котлау хатын, чәчәкләр, ГХАТ бүлегенең символик бүләген – сәгатьләр тапшырды, һәм юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде. «Восточный» территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Сафин Р.Р. юбилярларны котлап бүләкләр тапшырды.
Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Дан китабына кул куйдылар.