Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 18 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 11 – малайлар, 7 – кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 8 – икенче, 2 – өченче булып , 2 – дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Аслан, Айсаф, Адель, Әмин, Егор, Кәрим, Максим, Ренас, Самат, Юсиф, Александра, Азалия, Аделя, Дарья, Ксения, Милана, Нурания дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкән анага һәм иң өлкән әтигә 41 яшь.
Гыйнвар аенда ГХАТ бүлегендә 5 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь каләшкә 17 яшь, иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 57, каләшкә – 55 яшь.