2020 елның 6 февралендә Чистай шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга куелган бурычлар буенча киңәшмә уздырылды. Әлеге чарада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре дә актив катнашты.
Конструктив ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ул, һичшиксез, район халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләрен алу сыйфатына уңай тәэсир итә. Учреждениеләр вәкилләре тиешле структураларга үз вакытында мөрәҗәгать итү, шулай ук булган норматив база кысаларында документларны формалаштыруның дөреслеге максатыннан эшләнгән белешмәлекләрне тарату практикасын дәвам итәргә кирәк дип саныйлар. Шулай ук Чистай муниципаль районында демографик вәзгыятькә бәйле проблемаларга да зур игътибар бирелде.