Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады.   Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 17 бала бүләк итте. Туган  баланың  – 7-се  кыз бала,  10-сы малайлар.

Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Гыйнвар ае кебек районыбыз өчен Әмир, Кәрим, Адель, Ярослав, Раяз, Данила, Кир, Самат, Рахим, Марк София, Гузәл, Зарина, Амира, Амилия, Ксения, Валерия кебек күркәм исемнәр белән истә калачак. Иң яшь әниебезгә –18 тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 21.  Иң өлкән әнигә – 36, ә иң өлкән әтигә – 54.

Шулай ук бу айда 6 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Иң яшь кәләшкә 17 яшь булса, иң яшь кияүгә 23 тулган. Иң өлкән кәләш 39 яшен тутырган, иң өлкән кияүгә 36 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International