Урыссу бала тудыру йортында туган 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә чыгардылар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Урыссу бала тудыру йортында тантаналы чара узды. 2020 елда Урыссу бала тудыру йортында туган беренче  сабыйны чыгардылар.  Линар һәм Айгөл  Мортазиннар гаиләсендә әлеге бала көтеп алган беренчеләре. Яңа туган нарасыйга Амаль дип исем кушканнар.

Яшь гаиләне әлеге истәлекле көннәре белән тәбрик итәргә Ютазы муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Ютазы муниципаль районы башкарма комитет загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхуртдинова килгән иде. 

Сергей Рузанов гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, истәлекле бүләк һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның котлау открыткасын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International