07.02.2020 елда Әлмәт районы Пенсия фонды идарәсендә 2019 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе Пенсия фонды Идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел саен, традиция буенча, икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатларын тапшыру буенча тантаналы чаралар үткәрелә.
Хисап җыелышы кысаларында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең персонификацияләнгән исәпкә алу бүлеге башлыгы Афанасьев Сергей Игорь улы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әмирова Гүзәл Рәис кызына нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм эшендә югары профессиональлек өчен рәхмәт белдерде.