Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген ике яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.
Яна Владиславовна Сахарова икенче улын тапты, аңа бәхетле әти-әниләр Александр исемен биргән. Оксана Петровна Чугунова да икенче улын тапкан, яңа туган сабыйны Данила исеме белән атаганнар.
Бәхетле аналарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т. Мурсалимова һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.