Бөгелмә районында – 2020 елның беренче игезәкләре

2020 елның 8 феврале, шимбә

2020 елның 8 февралендә ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә беренче «король» игезәкләре теркәлде. «Король» игезәкләре – күп кенә ата-аналар өчен көтелгән ир һәм кыз бала. Менә Нурия һәм Артур Садыйковлар гаиләсендә дә могҗиза булды: кыз һәм малай дөньяга аваз салды – сабыйлар ике минут аерма белән тудылар. Алия белән Аяз – бәхетле әти-әниләр сабыйларын шундый матур исемнәр белән атады.

Беренче документларын – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президентыннан котлау открыткасы тапшырып, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне гомерләрендәге истәлекле һәм озак көтелгән вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International