Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген 3 яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.
Лилия Винеровна Ханипова, Александра Павловна Вершинина, Лариса Владимировна гаиләдә икенче булган кыз балаларга гомер бүләк иткәннәр.
Бәхетле аналарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т. Мурсалимова һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С.У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.