Тәтеш муниципаль районында гашыйклар көне алдыннан туган сабый теркәлде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

13 февраль көнне 21 сәгать 17 минутта Казан шәһәрендә ирле-хатынлы Татьяна һәм Михаил Старшининнарның беренче балалары, Илья исемле малайлары туган. Сабый һәм аның әнисе үзләрен яхшы хис итә һәм өйгә кайтуны зарыгып көтәләр. 

Ә «Казаков» КФХда механизатор булып намус белән хезмәт куйган бәхетле әти Михаил Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә улы туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннихановның бала тууы белән котлау хатын алгач, улы тууына бик шат булуын, хәзер тагын да күбрәк якыннарын кирәкле әйберләр белән тәэмин итү теләген белдерде.  Сабый сәламәт һәм бәхетле булып үссен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International