Чистай бала тудыру йортында йөзенче бала туды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бала туу-һәрвакыт шатлык, бу көннән яңа тормыш башлана, тулы мәшәкать, һәм бер үк вакытта зур бәхет – әти-әни булу. 13 февральдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Чистай бала тудыру йортында 2020 елда йөзенче бала булып туган Глеб исемле малайны тантаналы рәвештә чыгару булды.

Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Константин Валентинович Иванов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Чистай ЗАГС бүлеге баш белгече Диляра Рафаэлевна Зайцева, Чистай район хастаханәсе баш табибы Рәис Роберт улы Мостафин һәм педиатрия буенча баш табиб урынбасары Наталья Юрьевна Толкина яшь парны Шарифуллиннарны тантаналы шартларда котладылар.  Алар ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль, туу турында таныклык һәм символик бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International