2020 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 11 яшь Россия Федерациясенең паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Тантаналы чараны шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы Ася Исаак кызы Кислова ачып җибәрделәр.