ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2020 ел
җомга

Спас районының Болгар ЗАГС бүлегендә быел беренче гаилә парын теркәү тантанасы булды.

Районның быелгы беренче гаиләсен Алена белән Станислав Глуховлар кордылар. ЗАГС бүлеге мөдире Татьяна Марюхова аларны гомергә бер була торган зур вакыйга белән җылы котлады. 

Нурлатның Мактаулы гражданины, заманында районның футбол командасы составында уйнаган Марат Летфуллин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин  Марат Сәетгәрәевичка  "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде, Нурлат районы һәм республика үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Сарман муниципаль районының Сарман авылында яшәүче Раян һәм Мөзәянә Илһаметдиновлар үзләренең тимер туйларын билгеләп үттеләр. «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бүген, 13 мартта Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда тыл хезмәтчәннәре – гаилә парларын хөрмәтләделәр. Чара Татастан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катрнашында узды.

Ирле-хатынлы Михаил Алексеевич һәм Екатерина Петровна Макаровлар менә инде 50 ел кулга-кул тотынышып, шатлык-куанычларын уртаклашып яшиләр. Уллары Виктор һәм Лидия Макаровлар гаиләсе исә 25 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алтын парлар искиткеч өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныкларын тәрбияләүдә булышалар.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тантанага чакырылган ирле-хатынлы Мендельсон маршы астында теркәлү залына, балалары һәм оныклары алкышларына керделәр.

11 март көнне ГХАТ бүлегенә тантанага тугыз пар чакырылган иде, аларның 2се - 60 ел бергә, калган парлар-50 ел. Һәр гаилә өчен якыннарының хөрмәте, игътибары, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләп, яхшы сүзләр яңгырады. Традиция буенча юбилярларны хөрмәтләү шампан шәрабы белән бокаллар чыңы белән тәмамланды.

2020 елның 12 мартында Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелде. 2 нче мәктәпнең 7-В сыйныфында Филиппова Оксана Викторовна җитәкчелегендә никах, гаилә, җаваплылык, тугрылык төшенчәләре турында сөйләделәр. Гаилә һәм әхлакый кыйммәтләр, балаларны тулы гаиләдә тәрбияләүнең әһәмияте турында фикер алыштылар.

 12 март көнне Минзәләдә район күләмендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Бу җыелыш башкалардан аермалы булды, чөнки җыелыш барышында чакырылган кунакларның чыгыш ясаучыларга  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлекләре булды. Җыелышка районның мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар чакырылган иде.

 Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Арча шәһәреннән Муллагалиевлар гаиләсе 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Бүген, 2020 елның 12 мартында, өйгә чыгып, Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., "Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Г.Х.,  Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Бахтиярова Ф. Р. Бөек Ватан сугышы ветераны Бари Вәли улы һәм Мәнфүрә Әхмәтгали кызы Муллагалиев гаиләсен тимер туйлары белән котладылар.

Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген өч яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International