Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген өч яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.
Ирина Нуртдинова һәм Диляра Фахриева икенче улларын таптылар, бәхетле әти-әниләр аларга Кәрим, Герман исемнәрен биргәннәр. Зиля Карипова да икенче тапкыр әни булган, яңа туган сабыйны Азалия исеме белән атаганнар.
Бәхетле аналарны ГХАТ бүлеге специалисты А.Р. Ахметова һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С.У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.