Гражданлык хәле актларын теркәү булегендә ачык ишекләр көне

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 мартында Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелде. 2 нче мәктәпнең 7-В сыйныфында Филиппова Оксана Викторовна җитәкчелегендә никах, гаилә, җаваплылык, тугрылык төшенчәләре турында сөйләделәр. Гаилә һәм әхлакый кыйммәтләр, балаларны тулы гаиләдә тәрбияләүнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе балаларга ТАССРның һәм ЗАГС органнарының оешуы( 1917 ел, декабрь), үзләреннән нинди вәкиллекләр булуы турында сөйләде. Ул кайбер юридик аспектларга да тукталды, никах теркәүгә гариза бирү вакыты, моның өчен нинди документлар кирәклеге, ир белән хатын никахларын ЗАГС органнары аша нинди очракларда өзәргә мөмкин булуы һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Аларның күбесенә никах, аерылышу, балалар һәм үлемнән тыш, гражданлык хәле актларын теркәүнең башка актлары булуы яңалык булды, мәсәлән, исем үзгәртү, уллыкка алу, ата булу. Укучылар өчен бүлек бинасы буенча экскурсия оештырылды. Алар тантаналы теркәлү залында, никах теркәү турында гариза кабул итүче, гражданлык хәле актларын теркәүче кабинетларында булдылар. Очрашу җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International