Нурлат районында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген, 13 мартта Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда тыл хезмәтчәннәре – гаилә парларын хөрмәтләделәр. Чара Татастан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катрнашында узды.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен  гаилә стажы 72 ел булган Хасибулла Матыгулович һәм  Баян Ибраһимовна Вәлиуллиннарга, 63 ел бергә яшәүче  Таһир Гыйльметдинович һәм Миңсылу Сафиулловна Сатдаровларга, Габбас Әхмәткәримович һәм Маһруй Бикмөхәммәтовна Нуретдиновларга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International