Алтын һәм көмеш юбилярлар – ирле-хатынлы Макаровлар гаиләләрен хөрмәтләү

2020 елның 13 марты, җомга

Ирле-хатынлы Михаил Алексеевич һәм Екатерина Петровна Макаровлар менә инде 50 ел кулга-кул тотынышып, шатлык-куанычларын уртаклашып яшиләр. Уллары Виктор һәм Лидия Макаровлар гаиләсе исә 25 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алтын парлар искиткеч өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Көмеш юбилей ияләре Виктор һәм Лидия Макаровлар да әти-әниләре үрнәгендә өч ул тәрбияләп үстерәләр.

Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда юбилярлар 50 һәм 25 ел элек беренче никахларын теркәгәндә кичергән дулкынландыргыч хисләрне кичерделәр: бу бәхетле парлар Мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, алтын һәм көмеш юбилей балдаклары белән алмаштылар, бер-берсен татлы үбешү белән сыйладылар. Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина юбилярларга район Башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Теләкләргә Ошторма-Юмья авыл җирлеге башлыгы Романова Регина, Кукмара РҮХ баш табибы Хәлиев Равил, «Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖ директоры Мөбәрәкшин Рөстәм, Кукмара районы Ветераннар советы рәисе Иванов Валентин, шулай ук юбилярларның зур гаиләсе дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International