12 март көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгече очрашты. Ул яңа туган сабыйларны теркәү белән бәйле барлык нечкәлекләр турында сөйләде, игътибарны туу турында таныклык алу мөмкинлегенә юнәлтте, яңа туган балаларга документлар рәсмиләштергәндә вакытны үтәүгә игътибар итте, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
2020 елның 11 март аенда «Нык гаилә» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Әниләр һәм бәбиләр» фестивале узды. Бәйрәмне уздыру «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәге мәйданчыгында оештырылды. Чараның программасы бик бай һәм кызыклы булды. Татар эстрадасының популяр артистлары үз номерларын гаилә, Ана, мәхәббәт, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә нигезләренең ныклыгына багышладылар. Йолдызлар үзләренең туганнары һәм якыннары белән бергә чыгыш ясадылар. Чара гаилә эчендәге кыйммәтләрнең һәм гаилә традицияләренең әһәмиятен арттыруга, уртак мәдәни ялны оештыруга юнәлдерелгән, берничә яшь төркемен, берничә буынны үз эченә ала.
Күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче Бакасова Зульфия яшь әти-әниләргә сертификат акчаларын сабыйга 3 яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.
2020 елның 11 мартында ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә.
Тукай районы Бордыбаш авылында яшәүче Сәйфуллиннар Фәиз Хафиз улы һәм Мәрьям Салих кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы тормышларын авыл хуҗалыгында авыр хезмәткә багышлаганнар. Фаиз абый һәм Мәрьям апа ике бала, 4 онык тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 5 оныкчык үстерергә ярдәм итәләр.
Никах - тарихи килеп туган, җәмгыять тарафыннан ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең санкцияләнгән һәм җайга салына торган рәвеше, ул аларның бер-берсенә, балаларга һәм җәмгыятькә карата хокукларын һәм бурычларын билгели. Рәсми никахның өстенлекләре күренеп тора. Бу ир белән хатынның милек гарантияләре да, социаль гарантияләр дә. Олыгая барганда кешеләр рәсми никах институтының әһәмиятен аңлыйлар. Озак еллар бергә яшәгән парлар да ГХАТ бүлегенә үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга ашыга. 2020 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 өлкән пар үзләренең гаиләләрен теркәделәр.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Азнакай районы Шәһәр Советы депутаты Вәлиев Азат Идрис улы катнашында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Ул барлык кызларны да паспорт алу белән котлады һәм нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, лалә чәчәкләре тапшырды.
Ана булу - хатын-кызны табигать биргән иң кыйммәтле бүләк. Гомерендә бер генә тапкыр булса да әни булу бәхете булса да, аның йөрәге балаларга карата мәхәббәт һәм наз белән тулып калачак.
Казан шәһәренең Киров районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Сафина Гүзәл Илдар кызы ата-аналарны гаилә тулылануы белән котлады һәм һәр әнигә ана сертификаты тапшырды, шулай ук «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә, ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына яки әниләрнең пенсия тупланмаларына тотылырга мөмкин, дип сөйләде.
Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Раян һәм Риана Туишевлар тормышындагы беренче документны аларның әтисе Нурлат шәһәрендә яшәүче алды.
Аксубай муниципаль районы җитәкчелеге, никахлар санын арттыру максатыннан, шимбә көнне никах теркәүне ачу турында карар кабул итте. Шулай ук Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә теләк белдерүчеләргә каршы киләләр һәм бәйрәм көннәрендә никах теркәү өчен гариза кабул итәләр. Шулай итеп, Хәлиловлар гаиләләренең никахлашу көне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә узуын теләделәр. Эльвира һәм Динар күп санлы кунаклар исеменнән котлаулар кабул иттеләр һәм үз чиратында тантанада катнашкан барлык хатын-кызларны беренче яз бәйрәме белән котладылар.