Арча муниципаль районының ЗАГС бүлеге кысаларында «Ана капиталы» сертификатлары тапшыру

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 11 мартында ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә.

3 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсур кызы кулыннан сертификатлар алдылар. Гаиләләрне бу шатлыклы вакыйга белән Автоградбанк белгече Резванова Ландыш Тәвкил кызы котлап узды! Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы ГХАТ бүлегенең символик бүләкләр тапшырып, гаиләләргә, балалары сау-сәламәт, акыллы, тәрбияле булып үсүләрен, аларны көннән-көн куандырып торуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International