Халыкара хатын-кызлар көне 8 март - яз, хатын-кызлар матурлыгы, наз, җан зирәклеге һәм хатын-кызларга карата игътибар бәйрәме.
Бу искиткеч, җылы, язгы көндә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт шәһәрендә өч пар туй көннәрен билгеләп үттеләр.
Кадерле хатын-кыз ватандашларыбыз! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне ихлас күңелдән гүзәл яз бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне- белән котлыйбыз!
Елның иң көтеп алынган вакыты-яз! Табигать уяна, өметләребез чәчәк ата, кояш һәм шатлык тирә-юньдәге үзгәрешләрдән балкый! Нәкъ менә язын без иң назлы, иң могҗизалы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез!
Язгы бәйрәм алдыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Залда мәдәният, мәгариф, фән, бизнес, сәнәгать өлкәләрендә үрнәк булган һәм уңышлы эшләүче гүзәл затлар, шулай ук күп балалы аналар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары җыелган иде.
7 мартта Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу юлы конкурска Татарстанның барлык районнары һәм шәһәрләреннән 600 дән артык гариза бирелгән, 138 конкурсант республика этабында катнашкан.
2020 елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 7 пар никахларын теркәделәр.
2020 елның 6 мартында, Хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан, «Нурлат РҮХ» ДАССОның бала табу бүлегендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә өйлзренә чыгару булды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Паспортларны тапшыру тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Миләүшә Камалова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Алексей Карин, КФҮ ДБУ филиалы җитәкчесе Илназ Әхмәдуллин катнашты.
Бу шатлыклы вакыйга Гудков Вячеслав Сергей улы һәм Эльвира Рашит кызы гайләсендә, Гусеев Сергей Александр улы һәм Анна Сергей кызы гайлэсендә булды.
Җыелган хатын-кызларны, әниләрне, әбиләрне, апаларны ТР дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм ТР Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләделәр.