Буген Әгерҗе муниципаль районының Пенсия фондында ана капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

 Күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче Бакасова Зульфия яшь әти-әниләргә сертификат акчаларын сабыйга 3 яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина, үз чиратында әти-әниләрне сабыйлары туу шатлыгы белән котлады, аларга бәхет, сәламәтлек, ана капиталын уңышлы файдалануларын теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International