Бәхетегез булсын гомерле…

2020 елның 13 марты, җомга

Спас районының Болгар ЗАГС бүлегендә быел беренче гаилә парын теркәү тантанасы булды.

Районның быелгы беренче гаиләсен Алена белән Станислав Глуховлар кордылар. ЗАГС бүлеге мөдире Татьяна Марюхова аларны гомергә бер була торган зур вакыйга белән җылы котлады. 

Яшь парга котлау сүзләре белән шулай ук район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев мөрәҗәгать итте. Ул яңа гаиләгә район администрациясеннән бүләк һәм “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуына 100 ел” истәлек билгесен тапшырды. 

Шул ук көнне никахларын теркәгән яшь пар Екатерина белән Фәнил Сәгыйровларга да шундый ук юбилей билгесе бүләк иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International