Нурлатның Мактаулы гражданины, футбол ветераны Марат Летфуллин гаиләсендә икеләтә бәйрәм

2020 елның 13 марты, җомга

Нурлатның Мактаулы гражданины, заманында районның футбол командасы составында уйнаган Марат Летфуллин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин  Марат Сәетгәрәевичка  "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде, Нурлат районы һәм республика үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Летфуллиннар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән дә котлады. Марат Сәетгәрәевич һәм Сәрия Мәсәлимованың бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 55 ел тулган. Алар ике кыз үстергәннәр, бүген оныкларына һәм оныкчыкларына шөкерана итәләр.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International