Тантана гадәттәгечә Галия Кайбицкая исемендәге музейда узды. Егерме укучы үзләренең төп документларын Татарстан Республикасы Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең миграция пункты башлыгы кулыннан алды.
2020 нче елның 16 нчы мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән Бикмөхәмәтовлар гаиләсе Мады һәм Шәяхмәт кызы Еленаны хөрмәтләү тантанасы булып узды һәм бу парлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу гаилә 50 ел бергә гомер кичерделәр.
2020 елның 14 мартында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Пар канатлар» клубы каршында «ялгыз йөрәкләр»клубы каршында чираттагы очрашу уздырды. Бу очрашулар клуб катнашучылары теләге буенча төрле форматта һәм стильләрдә уза.
Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле авыл җирлегендә яшәүче 18 тыл хезтәтчәненә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды.Юбилей медальләрен һәм район башлыгы С.А.Демидов исеменнән бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы И.К.Хаматвалиев һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. тапшырды.
2020 елның 14 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты буенча дәрес узды.
2020 нче елның 14 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен өмә консультатив дәресләр яңадан башланып китте.
Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике бала туа икән, бу – икеләтә бәхет. Бу язмышның очраклы билгесе генә түгел, ул бер-береңә туры килү һәм наз нәтиҗәсе генә дә түгел, тормыш юлында сирәк уңыш, чөнки мәхәббәт бер үк вакытта берьюлы ике җимешне сирәк бүләк итә. Әгәр дөньяга “Королева” игезәге туса – бу шатлык кына түгел, ул чын язмыш бүләге.
14 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Мәктәп эшендә яшь гаилә парлары, булачак яшь парлар, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Антонова Анастасия Станиславовна, гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич, табиб-гинеколог, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотова катнаштылар.
2020 елның 13 мартында «Нык гаилә» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Чистай Никахлашу сараенда 6 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Гаиләләрдә икенче бала дөньяга килде, һәркем үз капиталы белән.
2020 елның 13 мартында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100-нче сабыйның тууын теркәү тантанасы узды. Бу истәлекле вакыйга белән Артем Александр улы белән Зәринә Нәби кызын котларга дип «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова һәм «Алтыным» балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина килде.