Лениногорск муниципаль районында 100-нче сабыйга исем кушу тантанасы

2020 елның 13 марты, җомга

 2020 елның 13 мартында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100-нче сабыйның тууын теркәү тантанасы узды. Бу истәлекле вакыйга белән Артем Александр улы белән Зәринә Нәби кызын котларга дип «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова һәм «Алтыным» балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина килде.

 Артемьева Майя Артем кызы 2020 елның 3 мартында туа, ул - Артемьевлар гаиләсендә беренче бала. 2020 ел-ТАССРның 100 еллыгы юбилей елы, һәм бу кыз баланың тууы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге буенча йөзенче язма белән теркәлгән.

 Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов әти-әниләрне кызлары туу белән котлап аларга нык сәламәтлек һәм зур гаилә бәхете теләде. Сабыйның туу турында таныклык белән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән Лениногорск районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова котлады һәм аларга котлау хаты тапшырды.

«Алтыным» балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина яшь гаиләгә «Алтыным» кибетеннән сертификат тапшырды, гаиләгә иминлек, муллык, тынычлык һәм уңышлар теләде.

 Нарасыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International