ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 19 мартында Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ идарәсе бүлеге буенча 1000 бала туу теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга-Ирина һәм Рифкать гаиләсендә икенче бала туу 2020 елның 17 мартында була. ГХАТ бүлеге белгече бәхетле әнине кызы туу белән котлады, аңа беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды. Яшь гаиләгә бәхет, мәхәббәт һәм иминлек телибез!

19 март көнне «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССР оешуның 100 еллыгы елында Чистай Никахлашу сараенда 2020 ел башыннан бирле Чистай муниципаль районының 100-нче теркәлгән кызга туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды.

Сабый гаиләдә дүртенче бала. Кызның туган мизгеле гадәти булмаган булды - ул өйдә, медицина учреждениесеннән тыш, туган. Бәхеткә, мондый экстремаль бала табу шәһәрдә еш булмый.

19 март көнне Зәй муниципаль архив бүлегендә "Минем шәҗәрәм" конкурсның муниципаль этабы үтте. Конкурсның төп максаты-шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту. Жюри составына ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина да керде. Барлык булган эшләрне карап жюри җиңүчеләрне билгеләнде һәм 1 урыннар алган эшләр районны республика күләмендә танытачак.

Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген ике яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 18 март көнендә,  Саба районы гимназиясенең  югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучыларны  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова кешенең гражданлык хәле документларының  зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды,  ә иң кызыксындырганы үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды.

Бүген Алексей Григорҗевич һәм Галина Михайловна Солдатовлар гаиләсен мәхәббәт юлы буйлап дигән телепроектта катнашу өчен видеоязма төшерелде.  Алексей Григорҗевич һәм Галина Михайловна хезмәт юлы Алексеевск районы белән бәйле, алар икесе дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйдылар, икесе дә хезмәт ветераны, 55 ел бергә тату гомер кичерәләр.

Аларның ике улы, өч оныгы, бер оныкчыгы бар.

Бәйрәмнең сәбәпчесе Раил һәм Ләйсән Гилметдиновлар гаиләсендә туган дүртенче сабый. Бәхетле әти -әни улларны Камал дигән бик күркәм исем сайлаганнар. 


17
март, 2020 ел
сишәмбе

15 март көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге белгечләре Фәһимә Абдулла кызы һәм Камил Хуҗа улы Солтановларны бриллиант туйлары белән котладылар.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бу чарага ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район мөселман  хатын-кызлар оешмасы Рәйсә Зарипова чакырулы иде. Әдәп, әхлак, рухи халәт, гаилә кыйммәтләре-кешедә иң беренче күтәрелә торган мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International