Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә бала туу актын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бәйрәмнең сәбәпчесе Раил һәм Ләйсән Гилметдиновлар гаиләсендә туган дүртенче сабый. Бәхетле әти -әни улларны Камал дигән бик күркәм исем сайлаганнар. 

Яшь гаиләне котларга «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениясенең Мамадыш районындагы бүлеге вәкилләре дә килгән иде. Алар Гилметдиновларга автолюлька бүләк иттеләр. Шулай Камалның апасына һәм ике абыйсына да бүләкләр тапшырдылар. Бүлек җитәкчесе Лилия Никифорова әти-әнигә юл йөрү кагыйдәләрен искә тотуның мөһимлеген ассызыклады, исән-имин юллар һәм ныклы сәламәтлек теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International