2020 елның 19 мартында Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ идарәсе бүлеге буенча 1000 бала туу теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга-Ирина һәм Рифкать гаиләсендә икенче бала туу 2020 елның 17 мартында була. ГХАТ бүлеге белгече бәхетле әнине кызы туу белән котлады, аңа беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды. Яшь гаиләгә бәхет, мәхәббәт һәм иминлек телибез!
Яңа туган баланың әнисе туу йортында ЗАГС хезмәтеннән өземтәгә кадәр файдаланды. Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан һәр көнне балалар туу буенча шәһәребезнең барлык бала тудыру йортларында ана белән бала чыгарганчы көн саен дәүләт теркәве үткәрелә.