Саба районы гимназиясенең югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгендә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген, 18 март көнендә,  Саба районы гимназиясенең  югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучыларны  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова кешенең гражданлык хәле документларының  зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды,  ә иң кызыксындырганы үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International