Ана капиталы сертификатын тапшыру

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген ике яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.

Гүзәл Сабирова һәм Айгөл Хамидуллина икенче балаларын таптылар. Яңа туган сабыйларга  Арзуман, Искәндәр исемнәрен биргәннәр.

Бәхетле аналарны ГХАТ бүлеге специалисты А.Р. Ахметова һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С.У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International