2020 нче елның 16 нчы мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән Бикмөхәмәтовлар гаиләсе Мады һәм Шәяхмәт кызы Еленаны хөрмәтләү тантанасы булып узды һәм бу парлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу гаилә 50 ел бергә гомер кичерделәр.
Алтын туйга кадәр яшәү бары тик сайланганнарга гына насыйп була һәм язмыш нәкъ менә безнең юбилярларны юкка гына сайламаган. Алар үз гомерләрендә бер-беренә тугрылык, хөрмәт саклап калып алга килгән барлык сынауларны үттеләр. Бу гаилә лаеклы итеп биш матур бала тәрбияләп үстерделәр. Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Бикмөхәммәтовларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге баш белгече Эльвира Ярулина юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тагын да озын гомер теләп район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын тапшырды.
Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева да бүләк тапшырып юбилярларга бик күп җылы сүзләрен әйтте. Котлауларга авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова, балалары, оныклары һәм хәтта юбилярларның оныкчыгы да кушылды.